Туфан Миңнуллин

Туфан Миңнуллин: “Мин үз кадеремне үзем беләм”


TMМин бай биографияле шәхесләр турында язарга яратам. Алар белән аралашу җиңелрәк, әңгәмәләр гамьлерәк. Менә бүгенге әңгәмәдәшем — Туфан абый Миңнуллинны гына алыйк. 25 августа 71 яшен тутырган әлеге шәхес үз тормышы турында шулкадәр гади итеп, боргаламый- сыргаламый гына бәян итә- сокланып, хөрмәт итеп тыңлыйсың.

“Туфан абый, сезнең белән әңгәмә корырга теләүчеләр күптер, журналистилар арытып бетергәндер инде, дим гафу үтенгәндәй. “Түзәсең инде,- дип елмая ул.- Ә искә алучы булмаса нишләр идем?! Гомерем буе кешеләргә кирәксез булудан курыктым. Хатын- кыз күзе төшмәгән ир- аттан да бәхетсез кеше юк, язучы да шулай. Әгәр син язып- язып та сине күрмәсәләр, аннан да начар ни бар- Аллам гына сакласын! Мин үземне бернинди дәрәҗәле исемнәрсез генә Туфан Миңнуллин итеп тануларын теләдем”. Төчеләнә, мактана, икейөзләнә белми Туфан абый. “Былтыр 70 яшем тулар алдыннан: “юбилеең җитә, ниләр уйлыйсың, Туфан абый,”-дип сораучылар булды. “Нишләп әле мин уйларга тиеш?! Мин сезне туып бәхетле иткәнмен бит инде, калганын сез уйлагыз, дидем” (рәхәтләнеп көлә).

Тег «Далее» «Туфан Миңнуллин»

Син көлгәнгә мин көлгән Яз быел…

Син көлгәнгә мин көлгән Яз быел.
Җиһан чаклы киңәйгәндә күңел киртәм,
Үзем төсле каудар сорау җанны өтә:
(Бер язам. Бер сөртәм)
Кем исемен йөртә синең иртәң?!.

Кем күзләрен күрдең төшләреңдә
Төнгә төренгәндә баштан-аяк?!.
…»Татлы газап»… дисең. Соңгы ярсу
Əллә гөнаһ безгә?! Əллә савап?!.

Үтәр микән бу талпыну?! Бу тартылу?!
Үтәр… Һәм…ике җанда дөнья салкынаер.
Татылмаган татлы мизгелләрдән
Тел төбендә әрнү тәме калыр…

Бер… кайчан да булса… ( Тукта!..
тамак төбендәге төеремне йотам)
( Бу язда мин уштан язам, бугай
Мөлдерим дә тулам…) Бер дә юктан

Үпкәләшербез без…(Син «юрама», дисең)
Юрамыйм лаааа. Мин тәгаен беләм.
Бу сүзләрне сөзү… иләк аша.
Һәм качышлы уйнау…хисләр белән…

…Сине аңлый алмыйм. Үз-үземне!..
Һава сулыйм юкса. Ник ут йотам?!
Бер мизгелдә җиде җомга җанда-
Онытуың телим!..Онытырсың диеп куркам…

Эльмира Җәлилова

Мин йокламый таң аттыра алам!..

Мин йокламый таң аттыра алам!..
Һәм яктыра алам шәфәкъ булып!
… Шик кортлары җанны телем телә:
Бетәм микән бу дөньяга сыеп?!

Кылын тартып салкын җилләр исә —
Күңел фитиленең уты сүрән…
Маңгаеңда җыерчык юк димә —
Йөрәк тулы сырлар!.. Алар тирән.

Үз иткән дә кебек мине дөнья!
… Тик сиздерә кайчак ятлыгымны…
Җил җилгәрсен, әйдә, якын дуска
Сыялмаган тамчы шатлыгымны…

Тар кебек бу дөнья. Кайчакта
Бу дөнья киң кебек. Түгел дә.
… Ял итәм дөньядан бер көнгә —
Йомылам үземә… Бүгенгә!..

Эльмира Җәлилова.

Сискәнеп киттем мин салкыннан…

Сискәнеп киттем мин салкыннан.
Дуслыкка хыянәт сарылган…
… Сөрмә дип ялгыштым. Күзеңә
Көнләшү карасы ягылган…

Җылымны җуйдым мин. Җанымда
Син дигән өметем өзелгән!..
Мин — өнсез. Ялагай елмаю
Еландай шуыша йөзеңнән.

Сүзләрдән бу мәлдә ни мәгьнә?!
Дәшсәң дә ишетә алмамын…
Саркытып йөрүем яшьләргә
Манылган йөрәгем ямавын!..

Эльмира Җәлилова.

Әй, бу күңел! Хәтеремне кабат…

Әй, бу күңел! Хәтеремне кабат
Йөри яшьлек тугаена дәшеп.
… Ә без һаман үзгәрмәгән төсле!
Картаймаган төсле безнең яшьлек!

Үзгәрмәгән төсле! Бер тамчы да!
( Еллар йөрсен җыерчыклар җыеп).
Күзәнәгем саен яз кояшы —
Көч-хәл белән яшим җанны тыеп!

Яшьлек картаямы?! Юктыр! Юк бит?!
Кунмый аңа вакыт тузаны да!
Караш кисешкәндә яшен яшьни! —
Мин ышанмыйм яшьлек узганына!!!

Эльмира Җәлилова.

Мин тагын үземнән еракта…

Мин тагын үземнән еракта…
Бу ни мәл булыр бу?! Ни хаят?!
… Төштәге очрашу!.. Төннәрне елатып…
Тетрәнеп пышылдау: » Ниһаять!»

«Күпмегә?!» Ни диим?! Төшләрнең
Бу җирдә гомере мизгеллек…
«Китмә! Кал!..» Мәңгелек ярату
Төшәр күк күзеңнән өзелеп!..

Мәңгелек ярату ярасы яңарыр…
Һәм күчәр дәвергә дәвердән!
…Мендәрдә чык кала җаннарга
Төш булып төшүче әрнүдән…

Эльмира Җәлилова

Бар дөньяны җылытырлык…

Бар дөньяны җылытырлык
Җаның тулы җылы синең!
Сары чәчле, зәңгәр күзле
Кояш йөзле улым минем!

Син туганчы дөнья болай
Матур булмагандыр кебек!
Һәр иртәмнең үз кояшы —
Син торасың, улым, көлеп!

Син туганчы ничә язлар,
Ничә кышлар кышлаганмын.
Тик белмәдем ак болытның
Ак аюга охшаганын!..

Берни белми, берни сизми
Яшәгәнмен инде мин дә!..
Яфракларын ялгыш өзсәң,
Гөлләр елый икән җирдә!..

Теләсәм дә, тел әйләнми
Сиңа каршы килер өчен:
» Әнием, кешеләр җирдә
Һәммәсе дә әйбәт,»- дисең!..

Күз алдында хозур дөнья!
Син туганчы… күрмәгәнмен…
Син туганчы, улым, мин бит
Әни була белмәгәнмен!..

Эльмира Җәлилова.

Сабыр сынар төсле. Давыл чыгар…

Сабыр сынар төсле. Давыл чыгар…
Бар булмышым давыл көткән хәлдә.
«Күзләреңдә күпме гамь бар!»- дисең,
Теләп алган гамем дисең мәллә?!

«Миндә күпме син бар,- дисең,- синдә
Мин бар кебек… бераз… бөртек кенә!..»
Юктыр!.. Сөю тамчылары тулы болыт
Яумый… Күңел күген бара үтеп кенә…

Иртәгәгә иртә. Иләс-миләс килеш
Кичәгемне кичәлмичә йөргән мәлдә…
Давыл нигә кирәк?!. Пышылдыйсың:
» Теләп алган давыл дисең мәллә?!.»

Эльмира Җәлилова.